Минзәләдә тыл хезмәтчәне Мясникова Мария Петровнаны юбилее белән котладылар

2020 елның 24 августы, дүшәмбе

Бүген, 24 августта, Минзәләдә яшәүче тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны Мясникова Мария Петровна юбилеен билгеләп үтә.

Мария Петровна Минзәлә районы Дружба авылында туган. Сугыш башланганда аңа нибары 11 яшь була. Ул гаиләгә терәк булырга тырыша, кырда, алма бакчасында эшли. Минзәләдә 7 сыйныфны тәмамлаганнан соң ФАШ ка укырга керә.

 1948 елда Ворошилов районында фельдшер буларак үз эшчәнлеген башлый - наратлы Кичү, исәнгол, Яңа Чаллы, Шикәрле Каен авылларында авыруларга хезмәт күрсәтә. 1957 елда Минзәләгә күчә, шул вакыттан бирле бүгенге көнгә кадәр биредә гомер итә.

                          Хөрмәтле Мария Петровна!

Эчкерсез котлауларны һәм матур теләкләрне кабул итеп алыгыз.
Нык сәламәтлек, иминлек, озын гомер. күтәренке кәеф. якыннарыгызның игътибарын тоеп яшәвегезне телим.

Хөрмәт белән Минзәлә муниципаль районы башлыгы                         А.Ф. Сәлахов

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International