Бүген Минзәлә районында яшәүче тыл хезмәтчәне. хезмәт ветераны Загуменова Федосья Андрияновна 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Федосья Андреевна Минзәлә районы Коноваловка авылында дөньяга килә. 12 яшеннән туган колхозында төрле эшләрдә хезмәт куя, бозаулар да карый. 1953 елда кияүгә чыга. Гаиләсе белән Иске Ашпала авылында яши. Лаеклы ялга чыкканчы бозаулар тәрбияли. Федосья Андреевнаның рәхмәт хатлары һәм бүләкләре бар.
Хөрмәтле Федосья Андрияновна!
Юбилей уңаеннан котлауларны һәм изге теләкләрне кабул итеп алыгыз.
Сезгә ныклы сәламәтлек, тынычлык һәм иминлек, якыннарыгызның яратуын тоеп яшәвегезне телим.
Хөрмәт белән
Минзәлә муниципаль районы башлыгы А.Ф. Салахов