Тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны Васильев Иван Петровичны юбилее белән котлау

2020 елның 22 августы, шимбә

Бүген, 22 августта, Минзәләдә яшәүче тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны Васильев Иван Петрович 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Иван Петрович Минзәлә районы Кадрәк авылында туа. Сугыш вакытына 11 яшьлек малай туган колхозында эшли. 1950 елда Төньяк диңгез флотында отделение командиры булып хезмәт итә.
1960 елда гаиләсе белән Минзәләгә күченә, район прокуратурасында, РОНОда машина йөртә. лаеклы ялга чыкканчы МУРБда эшли.
      
      Хөрмәтле Иван Петрович! 
Юбилеегыз уңаеннан эчкерсез котлауларны һәм тәбрикләүләрне кабул итеп алыгыз. Сезгә ныклы сәламәтлек, озын гомер, күтәренке кәеф, якыннарыгызның игътибарын тоеп яшәвегезне телибез.

Хөрмәт белән Минзәлә муниципаль

район башлыгы

А.Ф. Сәлахов

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International