Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе яңа коронавирус инфекциясе таралуга бәйле рәвештә апрель аенда кертелгән чикләү чараларыннан соң күчемсез милек әйләнешенең акрынлап күтәрелүен билгеләп үтә.
2020 елның 7 ае эчендә күчемсез милек объектларына теркәлгән хокуклар, хокукларны чикләү 460 255 мең тәшкил итте, бу 2019 ел дәрәҗәсенә туры килә (460 269).