Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү буенча идарә мәгълүмате буенча:
Метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы хакында консультация – кисәтү
19 августта 18 сәгатьтән 20 августта 18 сәгатькә кадәр
20 августта төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә төньяк-көнбатыштан кискен җил - 15-17 м/с.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча ДИ тәкъдим итә:
Җил көчәйгәндә:
1. Биналардан чыгуны чикләргә, балаларны караучысыз калдырмаска киңәш ителә.
2. Әгәр көчле җил чыкканда урамда калгансыз икән. җир асты кичүләрендә, йорт подъездларында калырга кирәк.
Экстрен хезмәтләр чакыруның бердәм номеры – «101,112». Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе кабул ителә.
"Ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.