Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы калдыклар белән эш итү өлкәсендә кануннар үтәлешен тикшерде.
"Восточный" полигонын эксплуатацияләгәндә юридик затның каты коммуналь калдыкларны урнаштыруда кимчелекләр булуын, махсус рөхсәттән башка атмосферага пычратучы матдәләр чыгарылуы ачыкланган.
Ачыкланган кимчелекләрне бетерү прокуратура контролендә.