Пенсия белән тәэмин ителеш һәи РПФ буенча төрле түләүләргә хокуклар турында кызыксынучыларның сорауларына Минзәлә районында Клиентлар хезмәте җитәкчесе Алсу Ганиева җавап бирә.
1.Әгәр дә гражданин 14 яшьлек баланың опекуны, ата-аналары хокуктан мәхрүм ителгән икән, опекунның 10 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү алырга хокукы бармы?
Әйе. бар. Баланың опекунына яки попечителенә бер тапкыр түләү аның анасы, атасы үлгән, яки үлгән дип игълан ителгән, ата-ана хокукыннан мәхрүм ителгән яки уллыкка алу кире кагылган очракта бирелә.
Мондый очракларда бер тапкыр түләү бирү турында гариза турыдан-туры Пенсия фонды идарәсенә яки күпфункцияле үзәккә 2020 елның 1 октябренә кадәр тапшырыла.