Татарстан Росреестры: кадастр бәяләмәсен камилләштерү турында закон көченә керде

2020 елның 13 августы, пәнҗешәмбе

11 августта "Дәүләт кадастр бәяләмәсен камилләштерү өлешендә Россия Федерациясенең аерым законлы актларына үзгәрешләр кертү турында" Федераль закон көченә керде.

 Закон билгели торган төп яңалык - кадастр бәясен билгеләүдә барлык хаталар күчемсез милек объектының хокуклы иясе файдасына карала.

Яңа кагыйдәләр кулланыла башлаячак: җир кишәрлекләренә карата -  2022 елнң 1 гыйнварыннан; биналарга, корылмаларга, төзелеп бетмәгән объектларга, машина урыннарына карата - 2023 елның 1 гыйнварыннан.

Татарстан Росреестрының матбугат хезмәте

 

+8 843 255 25 10

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International