Минзәлә районында Клиентлар хезмәтендә электрон хезмәт кенәгәләре буенча кызыксындырган сорауларга аңлатма бирделәр. Сорауларга Клиентлар хезмәте җитәкчесе Алсу Ганиева җавап бирде.
Исегезгә төшерәбез, агымдагы елның 1 гыйнварыннан Россия территориясендә кадрларның төп документының яңа форматы - электрон хезмәт кенәгәсе кертелде.
Күчеш чорында ике вариант та - кәгазь һәм электрон вариант та саклана. Яңа документ кертелү минзәләлеләрдә кайбер сораулар тудырды. Пенсия фонды хезмәткәрләре кайнар элемтәдә кызыксындырган сорауларга җавап бирде.