Минзәләдә яшәүче тыл хезмәтчәне Лаишева Тамара Михайловна 90 яшен билгеләп үтә.
Курку белмәс бу хатын-кыз җилкәсенә тормышның авыр михнәтләрен кичерергә насыйп булган. Шулай булуга да карамастан, ул оптимизмын җуймаган. Тамара Михайловна Минзәлә районының кечкенә генә Игем авылында туган. Үсмер бала сугыш чорында туган колхозында төрле эшләрдә хезмәт куйган.
16 яшеннә урман кискән. 1950 елда кияүгә чыгып, тормыш юлдашы белән Минзәләгә күченеп киләләр. Ул үзенең бар хезмәт юлын "Победа" кинотеатрына багышлый. Тормыш иптәше белән 2 бала үстерәләр. Бүгенге көндә Тамара Михайловна туганнары һәм якыннары игътибарын тоеп яши.
Аның дүрт оныгы һәм сигез оныкчыгы һәм оныкчыгының бер баласы да бар. Гаилә җылысын, якыннары мәхәббәтен тоеп яшәү аңа көч һәм тормышның һәр мизгеленә куану теләге уята.
Тамара Михайловна хезмәт ветераны исемен йөртә, күпсанлы медальләре бар.
Хөрмәтле Тамара Михайловна!
Туган көнегез белән эчкерсез котлауларны һәм изге теләкләрне кабул итеп алыгыз.
Нык сәламәтлек. күңел тынычлыгы, иминлек телибез.
Хөрмәт белән
Минзәлә муниципаль районы башлыгы А.Ф. Сәлахов