Бүген хезмәт ветераны һәм тыл хезмәтчәне Жирнова Анна Дмитриевнага 90 яшь тула.

2020 елның 8 августы, шимбә

Тыл хезмәтчәне. хезмәт ветераны Жирнова Анна Дмитриевна 90 яшен билгеләп үтә.
Анна Дмитриевна Минзәлә районы Коноваловка авылында дөньяга килә. 13 яшеннән туган колхозында төрле эшләрдә хезмәт куя. 50 нче елларда алар тормыш иптәше белән Минзәләгә күченәләр. Лаеклы ялга чыкканчы 3 нче номерлы балалар бакчасында эшли. Хезмәт стажы - 44 ел.

Анна Дмитриевнаның күпсанлы рәхмәт хатлары бар. Тормыш иптәше белән ике бала үстергәннәр. Дүрт оныгы һәм җиде оныкчыгы яраткан әбиләре янына килеп, хәлен белешеп торалар.
Өлкән яшҗтә булуына карамастан, Анна Дмитриевна үзен яхшы хис итә.  
Хөрмәтле Анна Дмитриевна! 
Олугъ юбилеегыз уңаеннан котлауларны, изге теләкләрне кабул итеп алыгыз.
Сезгә ныклы сәламәтлек, күтәренке кәеф һәм күңел тынычлыгы телибез.

Хөрмәт белән. Минзәлә муниципаль районы башлыгы
                                  А.Ф. Сәлахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International