Бүген Минзәләдә яшәүче Бөек ватан сугышы ветераны Зыков Евгений Васильевич туган көнен билгеләп үтә.
Евгений Васильевич Минзәләдә туып үскән. 7 класс тәмамлаганнан соң, Казандагы 4 нче номерлы һөнәр училищесына юллама буенча китә. 14 яшьлек үсмер Кызыл Армия өчен снарядлар һәм патроннар ясый торган "Урак һәм чүкеч" дары заводында эшли. бик авыр чор була, тәүлегенә 12 шәр сәгать эшлиләр. Тиешенчә ашамау үзенекен эшли: Евгений Васильевич авырып китә һәм аны өенә кайтарып җибәрәләр.
1943 елда унҗиде яшьлек егет фронтка китә. Кара диңгез флотында - мина тральщигында матрос була. Төнге дозорларда катнаша. Кара диңгезне дошман снарядларыннан чистарта.
1945 елда Япония белән сугышка корабльләр алу өчен Америка ярларына тын океан аша походта катнаша. туган якларына бары тик 1950 елда гына әйләнеп кайта. 1951 елдан Минзәлә предприятиеләрендә машинист, моторист, кладовщик һәм тимерче була. Евгений Васильевич 2 нче дәрәҗәле Ватан сугышы ордены, "Германияне җиңгән өчен", "Японияне җиңгән өчен", "Кореяне җиңгән өчен" медальләре белән бүләкләнгән.
В1954 елда гаилә корып җибәрә, тормыш иптәше белән 58 ел гомер итәләр. 4 бала үстерәләр. Бабайның 8 оныгы, 7 оныкчыгы бар.
Хөрмәтле Евгений Васильевич!
Туган көнегез уңаеннан котлауларны һәм чиксез батырлыгыгыз өчен рәхмәт сүзләрен кабул итеп алыгыз. Сезгә нык сәламәтлек, озын гомер. якыннарыгзынң күңел җылысын тоеп гомер итүегезне телибез.
Хөрмәт белән. Минзәлә районы башлыгы А.Ф. Сәлахов