Хөрмәтле гражданнар! Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе ФБДУ мәгълүмате буенча:
Метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы хакында консультация – кисәтү
7 августта 21 сәгатьтән 8 августта 18 сәгатькә кадәр
8 августта төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән яшен һәм төньяктан көчле җил булуы ихтимал - 15-20 м/с (урыны белән Казанда көчле җил - 18 м/с, төнлә яшен).
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Идарәсе халыкка тәкъдим итә:
Җил көчәйгәндә:
1. биналардан чыгуны чикләргә, мөмкин кадәр биналардар калырга киңәш ителә. Балаларны караучысыз калдырырга ярамый.
2. Җил көчәйгәндә урамда калгансыз икән, җир асты кичүләрендә яки бина подъездларында калырга кирәк. Көчле җилдән бина диварлары янәшәсендә качарга киңш ителми, чөнки түбәләрдән шифер яки башка төзелеш материаллары төшүе ихтимал. Бу шулай ук җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән корылмаларга да кагыла.
3. Урамда реклама щитларыннан, элмә такталардан, юл билгеләреннән читтәрәк торырга киңәш ителә.
Нинди дә булса бәла килеп туганда экстрен хезмәтләрнең бердәм номерына мөрәҗәгать итегез – «101,112».
"Ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.