Пенсия фонды: Электрон хезмәт кенәгәсе һәм аларның өстенлекләре

2020 елның 7 августы, җомга

Минзәлә районында Клиентлар хезмәте гражданнарның исенә төшерә: 2020 елның 1 гыйнварыннан Россиядә гражданнарның хезмәт эшчәнлеге турында мәгълүматларны яңа форматта алып баруны күздә тотучы электрон хезмәт кенәгәсе турында федераль закон көченә керде.

Электрон хезмәт кенәгәсе Россия Пенсия фондының сайтында һәм Дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинетта була.

Бернинди өстәмә пароль кертү дә кирәк түгел.

Хезмәт эшчәнлеге турында мәгълүматларны шулай ук эш бирүчедән кәгазь вариантта соңгы эш урыны буенча. Пенсия фондының клиентлар хезмәтендә яки КФҮдә алырга була.

Гражданнарга ел дәвамында хезмәт кенәгәсен электрон яки кәгазь форма файдасына сайларга туры килә.

2020 елның декабрь ахырына кадәр эш бирүчегә хезмәт кенәгәсе электрон рәвештә яки кәгазь версияне саклап ирекле формада гариза бирергә була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International