Видеоконференц-элемтә режимында бушлай юридик ярдәм күрсәтү планлаштырыла.

2020 елның 7 августы, җомга

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы 20 августта 10.00 сәгатьтә видеоконференц-элемтә режимында башкарма производство турында кануннарның гамәлгә ашырылуы мәсьәләләре буенча муниципаль районнар халкына бушлай юридик ярдәм күрсәтергә планлаштыра.

Чарада Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Идарәсе, Татарстан Республикасы буенча суд приставларының территориаль бүлекләре һәм Татарстан Республикасы Адвокатлар палатасы вәкилләре катнашачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International