4 нче номерлы балалар бакчасын төзекләндерү - көн тәртибендә булган сорауларның берсе.
Төзелеш барган урыннарны йөреп чыгу төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Айназ Ярмиев катнашында узды. Дәүләт программалары нигезендә капиталь ремонт, төзекләндерү эшләре бара торган социаль объектларда эш барышы белән танышу бу юлы Минзәлә елгасы яр буеннан башланды. Якын араларда башкарылырга тиеш эшләр тагын бер кат тикшерелде, җаваплы оешмаларга бурычлар йөкләнде.
4 нче номерлы балалар бакчасы алдагы объект булды. Балаларны бакчага кабул итәргә санаулы гына көннәр калып бара. Шуның өчен төзекләндерү буенча эшләр темпын көчәйтү кирәк, диде Айдар Сәлахов биредә барган эш барышы белән танышканда.
Гүзәл Әхмәтова, балалар бакчасы мөдире: - Ремонт эшләре темпы арта бара. Хәзерге вакытта "Электроком" оешмасы электриклары яктырту баганаларын урнаштыру, "Лига" оешмасы төзүчеләре коймалар өчен баганалар урнаштыру белән мәшгуль, автостройлылар бордюрлар урнаштыра, периметр буенча асфальт җәярәгә әзерләнәләр, "Чиста шәһәр" кара туфрак китерә башлады.
Иртәгә суүткәргеч һәм канализация челтәрләренә су биреләчәк. Балалар бакчасы эчендә үз хезмәткәрләребез көч куя - юабыз, җыештырабыз. Җиһазлар урнаштыра башладык.
http:// http://menzela.ru/news/tema-dnya/tempy-blagoustroystva-usilivayutsya