Татарстанда урып-җыю тулы куәтенә бара. Бу чорда янгын куркнычысызлыгын тәэмин итү актуаль булып кала.
Бүгенге көндә бөртекле культуралар чәчелгән кырларда янгын чыгу җитди һәм куркыныч проблема булып кала, чөнки салам һәм кибәк тиз кабынып китүче масса булып санала.
Чәчүлекләрне саклап калу мәсьәләсен Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы аеруча контрольдә тота. Бөртекле культураларны урып-җыю чорында янгыннарны булдырмау өчен Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының тәкъдимнәрен үтәргә кирәк.
Бөртеклеләр өлгерер алдыннан икмәк басулары автомобиль һәм тимер юллар янәшәсендәге урыннарда чабылган һәм кимендә 4 метр киңлектә сөрелгән булырга тиеш. Камыл чабуны һич тә булдырырга ярамый.
Урып-җыю техникасы, агрегатлар һәм автомобильләр төзек хәлдә булырга тиеш. Ашлык җыючы агрегатларянгын сүндерүнең беренчел чаралары белән комплектлана. (комбайннар һәм тракторлар – ике огнетушитель, ике көрәк, ике себерке; автомобильләр – огнетушитель һәм көрәк белән). Комбайннар җир белән тоташтыру чыбыгы белән җиһазланырга тиеш.
Агросәнәгат комплексы объектлары — ындыр табаклары, трактор станнары, ягулык-майлау материаллары саклану урыннары, складлар, конторалар – янгын кагыйдәләре һәм нормалары буенча тиешле күләмдә су белән тәэмин ителергә тиеш. Янгын гидрантлары һәм сулыклар тиешле хәлдә булырга тиеш.
25 гектардан артык ашлык массаларын җыйган вакытта янгын очрагында яну зонасын сөрү өчен сабанлы трактор әзер торырга тиеш.