Балалы гаиләләргә бер тапкыр бирелә торган түләү алуга хокукка гаризалар тапшыру срогы

2020 елның 6 августы, пәнҗешәмбе

Минзәлә районында Клиентлар хезмәте хәбәр итә: Президентның 2020 елның 7 апрелендәге "Балалы гаиләләргә социаль ярдәмнең өстәмә чаралары турында"гы  249 номерлы Боерыгы нигезендә 3-16 яшьлек балаларга һәр балага 10 000 сум күләмендә бер тапкыр түләүләр бирелде.

Шуңа игътибар итегез, балага 1 июльдән 30 сентябрьгә кадәр чорда 3 яшҗ тула икән, балалы гаиләләр бер тапкыр бирелә торган түләүгә хокуклы.

Шул ук вакытта андый балага карата бер тапкыр түләү бирү турындагы гариза бала шушы яшькә җиткән айдан иртәрәк кабул ителә алмый.

Гариза 2020 елның 1 октябренә кадәр бирелергә тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International