Минзәләдә тыл хезмәтчәнен 90 яше белән котладылар

2020 елның 5 августы, чәршәмбе

Бүген Минзәләдә яшәүче тыл хезмәтчәне. хезмәт ветераны Камалова Әлфия Мәхдүм кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Әлфия Мәхдүм кызы Актаныш районы тат.Суксы авылында туган. Сугыш чоры балаларының күпчелеге кебек. ул да авыр хезмәт михнәтләрен күп күрә. Балалар өйдә утырмый, дәресләрдән соң өлкәннәргә булышырга китә. 8 сыйныфны тәмамлый, аннары туган авылында сатучы булып эшли башлый. Кияүгә чыга. гаиләләре белән Минзәләгә күченәләр. Лаеклы ялга чыкканчы Минзәлә райросы кибетләрендә сатучы булып эшли. Әлфия Мәхдүм кызының күпсанлы рәхмәт хатлары, башка бүләкләре бар. Тормыш иптәше белән 2 бала үстерәләр. Әбинең 2 оныгы һәм 4 оныкчыгы бар. Яше өлкән булуга карамастан, ул шат күңелле, аралашучан.

Хөрмәтле Әлфия Мәхдүмовна! Туган көнегез уңаеннан котлауларны кабул итеп алыгыз
Ныклы сәламәтлек, иминлек. күтәренке кәеф. якыннарыгызның игътибарын тоеп яшәвегезне телибез.
 

Хөрмәт белән. Минзәлә муниципаль район башлыгы                                     А.Ф. Сәлахов

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International