Кишәрлек чикләрен ни өчен аныкларга кирәк? Иске кишәрлекнең чикләрен аныклаганда нинди документлар кирәк? Катлаулы эпидемиологик вазгыятьтә нәтиҗәләрне ни рәвешле килешенергә кирәк?
Федераль кадастр палатасы экспертлары шушы һәм башка сорауларга җавап бирә.
1. Кишәрлек чиге нәрсә ул?
Җир кишәрлеге чикләренең урнашкан урыны ызан планының график өлешендә чагыла. Болардан тыш, җир кишәрлеге ичкләре җирлектә билгеләнергә мөмкин.
2. Ызанлау нәрсә ул?
Ызанлау - урында җир кишәрлеге чикләрен билгеләү буенча инженерлык-геодезия эшләре комплексы. Ызанлауны кадастр инженеры башкара. Ул чикләрнең урнашу урынын, мәйданын билгели, күршеләр белән янәшә килешенү уздыра һәм ызан планын әзерли.