РОСРЕЕСТР ВЕДОМСТВОНЫҢ 34 ИГЕЗӘК САЙТЛАРЫН ЯБУЫ ТУРЫНДА БЕЛДЕРДЕ

2020 елның 5 августы, чәршәмбе

Росреестрның игезәк сайтлары эшчәнлегенә каршы тору буенча уздырган эше нәтиҗәсендә, Роскомнадзор суд карарлары нигезендә шундый 34 сайтны яптырды.

Күчемсез милекнең Бердәм дәүләт реестрында булган мәгълүматларын бирүне Росреестр һәм Федераль кадастр палатасы гамәлгә ашыра. Онлайн режимында күчемсез милек обектлары турында мәгълүматларны гражданнар Росреестрның Ачык кадастр палатасында ала алалар.

Башка затлар һәм оешмалар тарафыннан игезәк сайтлар аша андый хезмәт күрсәтү законсыз булып санала, гамәлдәге тәртипне боза һәм аерым алганда, күчемсез милек әйләнеше өлкәсендә мошенниклык гамәлләренә нигез тудыручы башка тискәре нәтиҗәләргә китерә.

«Росреестрга гражданнардан һәм оешмалардан игезәк сайтлардан алынган дөрес булмаган мәгълүматкә шикаятьләр керә. Шундый очраклар була, кешеләр хезмәтне бөтенләй ала алмый - мошенниклар алдан түләү алалар һәм җавап бирүдән туктыйлар. Шул ук вакытта андый хезмәтләрнең бәясе Күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестры хезмәтләренең рәсми билгеләнгән түләвеннән дистәләгән тапкыр артык булырга мөмкин.

Алдан билгеләнгән бәяләмәләр буенча, күрсәтелгән сайтларның хуҗалары алган акчаларның күләгәдәге әйләнеше 2019 ел эчендә 3,7 млрд сум тәшкил иткән.

 

Әгәр дә сез игезәк сайтларга мөрәҗәгать итеп, бәлки күчемсез милек өлкәсендә ялган мәгълүматлар алганда финанс яктан зыян күргәнсез икән, бу турыда Росреестрның Татарстан Республикасы буенча Идарәсенең рәсми сайтына Инстаграмга мөрәҗәгать итегез6 rosreestr_tatarstana (ww.instagram.com/rosreestr_tatarstana/) яки электрон почтага press@rosreestr.org,

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International