Минзәләлеләр сабыйларына нинди исемнәр кушкан?

2020 елның 5 августы, чәршәмбе

Агымдагы елның 7 аенда 62 сабый дөньяга килгән. Узган елның шушы чорына 79 бала туган булган.

Район ЗАГС бүлеге мәгълүматлары буенча, (җитәкче Анна Куприянова) агымдагы елның июль аенда 12 сабый туган.

Шуларның дүртесе - гаиләдә беренче бала, 4 - икенче, 4 - өченче бала. Сабыйларны җидесе - ир бала, калганнары кызлар.

Балаларга Әминә, Милена, Анна, Ясминә, Зумруд, Илшат, Климентий, Динар, Роман, Рафаэль, Әмир, Макар исемнәрен кушканнар.
http://menzela.ru/news/novosti/kakie-imena-dali-menzelintsy-novorozhdennym

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International