Бөртекле һәм кузаклы культуралар җыю тоткарланды. Бүген игнечеләр кояшлы һава торышы мәрхәмәтен тоеп басу-кырларга чыкты.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматлары буенча, барлыгы 5175 гектарда ашлык суктырылган. Шулардан, борчак - 409, арпа - 1691, көзге бодай 2914 гектарда җыеп алынган. Барлыгы 25373 тонна ашлык суктырылган.
2021 елгы уңыш өчен туфрак эшкәртү дәвам итә.