Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы агросәнәгать тармагының нәтиҗәлелеген арттыру буенча районнар белән эшлекле киңәшмә уздырды

2020 елның 31 июле, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров республика районнары башлыклары һәм авыл хуҗалыгы идарәләре башлыклары белән видеоконференцэлемтә режимында эшлекле киңәшмә уздырды.

Фикер алышуның төп темасы - агросәнәгать тармагының барлык юнәлешләре буенча, шул исәптән үсемлекчелек, терлекчелек, техник модернизацияләү һәм кече хуҗалыкларны да кертеп, нәтиҗәлелеген арттыру булды.

Марат Җәббаров районнарда чәчүлекләрнең продуктивлылыгын арттыру буенча Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы семинарлары уздырылуы турында әйтеп узды, аларда 500дән артык кеше катнашкан. Семинарлар барышында игенчелек тармагының нәтиҗәлелеген арттыру буенча 2021 елга өстенлекләр билгеләнгән. Үсеш нокталары: туфрак биотасын торгызу (туфракның әчелеген киметү һәм аңа файдалы микроорганизмнар кертү), технологик операцияләрне оптимальләштерү (5х1), уңышны формалаштыруга идарә итү (үзйөрешле сиптергечләр белән тәэмин итү) һәм үсемлекләрне яклау чараларының нәтиҗәлелеген арттыру (эретмә җайланмаларын гамәлгә кертү).

Бу мәсьәләләрне Татарстан Республикасы  авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов җентекләбрәк яктыртты, туфракның әчелеген киметү программасын субсидияләүгә, чәчүлек җирләренең кимендә 10%ында сидераль культуралар чәчүнең нәтиҗәлелегенә шартлыча бер баш терлеккә 1,4 га продуктив азык исәбеннән азык клинын арттыруга, күпьеллык үләннәрне яңадан чәчүгә (5 елдан артык булганнарны), файдаланылмый торган җирләрне әйләнешкә кертүгә һәм агроиминләштерүгә аерым игътибар бирде.

Урып-җыю техникасының әзерлеге турында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Тәлгать Таһирҗанов мәгълүмат бирде, ашлык җыю техникасы паркында 3400 комбайн бар, шул исәптән 2 меңгә якын югары җитештерүчән комбайн, дип билгеләп үтте ул. Аерым урып-җыю өчен 1200 берәмлек техника бар, шул исәптән 516 үзйөрешле чапкыч; ашлык ташу өчен 4 меңнән артык йөк машинасы һәм 2 меңгә якын трактор тагылмалары бар.

"Урак барышында бөртеклеләрне җыйганда һәм ташыганда югалтуларны киметү һәрвакыт өстенлекле булып кала. Нинди очракта булса да, урып-җыюны мөмкин кадәр сыйфатлы итеп башкарырга кирәк. Агымдагы елда урып-җыю узган елгыдан массаның күп булуы һәм җиргә яткан булуы белән аерыла, бу комбайннар эшчәнлеген шактый киметә», - дип билгеләп үтте Тәлгать Таһирҗанов һәм урып-җыюны сыйфатлырак оештыруга ярдәм итү буенча тәкъдимнәр кертте, шулай ук техника иминлеге таләпләрен катгый үтәргә кирәклекне дә искәртте.

Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов терлекчелекнең иң мөһим мәсьәләләренә тукталды. Бүгенге көндә республика буенча 2 млн. 928 мең тонна сенаж һәм 575 мең тонна печән әзерләнгән. Шартлыча бер баш терлеккә 21,3 центнер азык туры килә (ихтыяҗтан 71%). Районнар буенча иң күп терлек азыгы Мөслим, Алабуга, Кама Тамагы, Балтач һәм Саба районнарында әзерләнгән (24,7 центнердан 66,2 центнерга кадәр).

Ленар Гарипов терлекчелек тармагын цифрлаштыруның нәтиҗәлелегенә басым ясады һәм цифрлаштыру үзләрендә продуктивлыкны һәм табышны арттыруга мөмкинлек биргән авыл хуҗалыгы предприятиеләрен мисалга китерде.

Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов кече хуҗалыкларны үстерү һәм грант алучыларның фермалар төзү мәсьәләләренә игътибар юнәлтте. Бүгенге көндә кече хуҗалыкларда 400 мең баштан артык эре мөгезле терлек исәпләнә. Шәхси ярдәмче хуҗалыкларга Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы субсидияләре электрон хуҗалык кенәгәләре белешмәләре нигезендә бирелә. Ришат Хәбипов муниципалитетларга китапка кирәкле белешмәләрне үз вакытында кертүнең мөһимлегенә игътибар юнәлтте.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы программалары буенча сыер абзарларын, сенаж траншеяларын, ындыр табакларын, яшелчә-бәрәңгесаклагычларны районнар буенча капиталь ремонтлауга анализ нәтиҗәләрен Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Марсель Мәхмүтов җиткерде. Үз чыгышында ул кайбер районнарда төзү-монтаж эшләрен тизләтү кирәклегенә игътибар юнәлтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International