Район башлыгы Айдар Сәлаховның Корбан бәйрәме белән котлавы

2020 елның 30 июле, пәнҗешәмбе

Хөрмәтле мөселманнар!

Сезне ихластан иң олы һәм мөбарәк бәйрәмнәрнең берсе булган Корбан гаете белән котлыйм.
Корбан гаете, Ислам динендәге башка бәйрәмнәр кебек үк, күркәм эшләр кылуны, рухи чисталыкка ирешүне һәм гөнаһларыбызны ярлыкауны гәүдәләндерә. Әлеге бәйрәм бигрәк тә авыруларга, бәла-казаларга юлыккан мөселман кардәшләребезгә, олы буын вәкилләренә, ятимнәр һәм мохтаҗларга битараф калмаска, аларга игътибар һәм ихтирам күрсәтергә чакыра.

Бу изге бәйрәм тормышта, матди байлыктан бигрәк, якыннарыңның, туганнарыңның игътибары һәм җылы мөгамәләсе күпкә кыйммәтрәк булуын искәртә.

Һәрбарчабызга да күңел тынычлыгы, иман байлыгы, бәрәкәтле озын гомерләр телим. Изге Корбан бәйрәме көнендә матур ниятләребез һәм якты хыялларыбыз тормышка ашсын!

Минзәлә муниципалҗ районы башлыгы

Айдар Сәлахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International