Татарстаныларның тавыш бирүдә актив катнашуы һәм ярдәме белән, Татарстан республикасының ике проекты Туристик-рекреацион кластер булдыруга һәм Россиядә экотуризмны үстерүгә Бөтенроссия конкурсы финалына чыкты.
Бүген РФ Президентының табигать не саклау эшчәнлеге, экология һәм транспорт мәсьәләләре буенча махсус вәкиле Сергей Иванов рәислегендә конкурс комиссиясе финалистларны игълан итте: Россиянең төрле төбәкләреннән 34 проект. Татарстан акчаларны алачак, чөнки гражданнар катнашуы нәтиҗәсендә ул беренче урынга чыкты.
10 көн дәвамында конкурс сайтында көрәш барды. лидерлар бер-берсен алыштырып торды.