"Татарстан 24" телеканалында шәһәр яны күчемсез милкен рәсмиләштерү турында

2020 елның 29 июле, чәршәмбе

30 июльдә,  13.30 сәгатьтә «Татарстан 24» телеканалында туры эфирда шәһәр янындагы күчемсез милекне рәсмиләштерү үзенчәлекләренә, шул исәптән, дача амнистиясенә багышланган "Торак-коммуналь киңәшләр" программасы булачак.

Әлеге тема буенча аңлатмаларны Татарстан Росреестры һәм Татарстан Республикасы буенча Кадастр палатасы экспертлары бирәчәк.

Һәр телевизор караучы үзне борчыган сорауны бирә алачак. Моның өчен туры эфирның кайнар элемтәсе телефон номерын җыярга кирәк - (843) 511-99-66, 8-800-500-32-55.

Программаны 13:30 - 14:00 сәгатьләрдә карагыз. Кабатлау - 15:30 һәм 19:30; пшимбә көннәрендә – 18:30; якшәмбедә – 13:30.

Татарстан Республикасы Росреестр Идарәсе рәсми сайты - rosreestr.tatarstan.ru  «Пресс-служба» бүлеге,  «ВК» социалҗ төркемдә (vk.com/rosreestr16), шулай ук Татарстан Росреестрының youtube каналында.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International