30 июльдә көннең икенче яртысында һәм кичен Татарстан Республикасы территориясендә һәм казанда урыны белән яшен, көчле яңгыр, боз булуы ихтимал, кыска вакытка көчәючән җил - 15-17 м/с, урыны белән - 22 м/с.
29 июльдә 18 сәгатьтән 30 июльдә 18 сәгатькә кадәр һава торышы
Казан буенча:
Аязучан болытлы. Төнлә урыны белән аз гына яңгыр. Көндез һәм кичен урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен. Җил көньяк-көнатыштан: төнлә 4-9 м/с, урыны белән кыска вакытка көчәючән - 12 м/с, көндез һәм кичен 6-11 м/с, урыны белән кыска вакытка көчәючән - 15-17 м/с, урыны белән - 22 м/с. Төнлә минималь һава температурасы +15..+17˚. Көндез максималь һава температурасы +29..+31˚.