Чакырылыш кампаниясе нәтиҗәләре буенча бүләкләүләр

2020 елның 29 июле, чәршәмбе

Районда план буенча армиягә язгы чакырылыш уздыруга район табиблары да зур өлеш кертте.

Табибларга район башлыгы һәм үзенең исеменнән рәхмәт сүзе әйтергә районның башкарма комитет җитәкчесе,призыв комиссиясе рәисе Камил Нәҗмиев килде. Камил Нәҗмиев: -Пандемия шартларында үз бурычыгызны төгәл һәм җиренә җиткереп башкаруыгыз өчен рәхмәт сезгә.Үзегез дә сәламәт булыгыз,райондашларга да сыйфатлы медицина хезмәте күрсәтерсез дип ышанам. Аннан соң ул призыв комиссиясе эшен оештыруга зур өлеш керткән табибларга Рәхмәт хатлары тапшырды. Рәхмәт хатлары шулай ук хастаханәнең баш шәфкать туташы Ләйлә Нуртдинова һәм хәрби комиссариат хезмәткәрләре Илшат Каюмов, Татьяна Тюкиналарга да тапшырылды.
Тулырак: http://menzela.ru/news/ken-temasyi/tabiblar-blk-aldy

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International