28 июльдә мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм үсмерләр өчен "Умырзая" тернәкләндерү үзәгендә "Теләкләр тели торган көн" җәйге бәйрәме узды.
Чара барышында балаларның кәефләре күтәренке булды. Тәрбияче Ирина Храмутичева балалар белән теләкләр теләү ритуалларын искә төшерде. Балалар "Тылсымлы эшләпә", "Фантлар" кебек теләкле шаян уеннар уйнадылар. "Теләкләр картасы"н ясадылар. Бәйрәм ахырында һәрбер бала үзенең иң мөһим теләген теләде һәм теләкнең кабул булуына өмет белән күккә шар очырды.