Хәзер кырларда эшнең иң кызган мәле. Район башлыгы Айдар Салахов һәм район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Илфар Халиков, аның урынбасары Илгиз Ханов, һәм идарәнең игенчелек буенча консультанты Равил Сәйфиев хуҗалык җитәкчеләре белән аралаштылар, басуларны карап йөрделәр. Басуларны карап чыгуны “Заиковский” хуҗалыгыннан башладылар. Хуҗалыкның көзге бодай басуы яхшы күренә, суктырып алынган бодайның дымлылыгы 18 процент тәшкил итә. Суктырылган бодай Әтрәкле ындыр табагына кайтарыла чистартыла һәм киптергеч аркылы үткәрелә. Хуҗалыкта ындыр табагында ЗАВ үзгәртеп корылган, аңа Хуҗамәт ремонт механика заводында җитештерелгән УЗМ-30 орлык чистарткычы куелган. Хуҗалык үз көче белән 3500 тонна сыйдырышлы иңе-18, буе- 65 метрлы металлдан ангар төзи башлаган, эченә асфальт җәелгән. Хуҗалык ангар өчен металл калайны 1 млн 700 мең сумга сатып алган, үзләренең эшчеләре белән төзергә тагы 1 млн 500 мең сум акча тотыла.
Тулырак: http://menzela.ru/news/ken-temasyi/minzl-basularynda-kombayn-greltese