Татарстан Республикасының Минзәлә районында онлайн-форматта «Спортив гаилә» фотоконкурсы старт алды. Бу хакта «Минзәлә-информ»га бәйгесен оештыручы, районда ГТО белгече Дарья Липина хәбәр итте. - Конкурс шартлары шулкадәр гади ки, катнашмый мөмкин түгел, - дип билгеләп үтә ул. – Үзегезнең Instagram дагы профилегезгә гаиләгез белән спорт белән шөгыльләнгән фотогызны урнаштырыгыз (әлбәттә, ГТО тестлары элементларын онытмыйча) Фотода безнең @gto_menzelinsk сәхифәсен билгеләгез һәм #гтовсейсемьей хэштегын куегыз Оештыручының сүзләренә караганда, җиңүчеләр 10 августта рандом рәвештә билгеләнәчәк.
Тулырак: http://menzela.ru/news/ken-temasyi/minzl-rayonynda-sportiv-gail-onlayn-konkursy-uza