"Мензелинские зори" агрофирмасы кырларында көзге бодай 61 центнердан артык уңыш бирә

2020 елның 28 июле, сишәмбе

Районыбыз басуларында урып-җыю темпы көчәеп бара. 

4 хуҗалыкта игеннәрне суктыру дәвам  итә. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең оператив мәгълүматларыннан күренгәнчә, барлыгы 5745 тонна ашлык суктырып алынган.  Барлыгы 329 гектар көзге бодай, 655 гектар арпа суктырылган. Район буенча бер гектардан чыккан уртача уңыш- 49,7 центнер. Әлегә 445 гектарда җыеп алган “Әнәк” агрофирмасының Мөшеге бүлекчәсе алда бара, гектар төшеме  дә биредә иң югарысы – 48,6 центнер. “Мензелинские зори” хуҗалыгында үскән көзге бодайның геткарыннан 61,8 центнер уңыш алалар.
Тулырак: http://menzela.ru/news/ken-temasyi/menzelinskie-zori-basularynda-kzge-boday-gektardan-61-tsentnerdan-artyk-uysh-bir

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International