Минзәлә районында өч ай эчендә ана (гаилә) капиталына 88 сертификат бирелде, шуларның 54 е - проактив режимда

2020 елның 28 июле, сишәмбе

Исегезгә төшерәбез,  15 апрельдән проактив режимда ана (гаилә) капиталын алу старт алды.

Агымдагы елның апрель уртасыннан ана (гаилә) капиталына сертификатлар Россия Пенсия фонды тарафыннан проактив (гаризасыз) режимда рәсмиләштерелә.

Шул рәвешле, әниләргә сертификат сорап РПФ клиентлар хезмәтләренә яки КФҮгә шәхсән мөрәҗәгать итү кирәк түгел.

Димәк, бала тугач ана капиталы автомат рәвештә рәсмиләштерелә, гаилә сертификатның үзен соратмыйча, акчалар белән идарә итә ала. 

Моның өчен кирәкле эшләрне Пенсия фонды мөстәкыйль башкара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International