Татарстан Республикасы социаль ипотека системасында торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ яшь гаиләләргә торак бүлмәләр бирү тәртибе Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 13.07.2020 елдагы №587 карары нигезендә расланган.
Узган ял көннәрендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов шәрехләгән "Яшь гаилә" яңа программасын гамәлгә кую татарстан Республикасының шәһәр-районнарындагы 6 меңнән артык яш гаиләнең торак шартларын яхшыртырга ярдәм итәчәк.
ТР Президентының яңа программаны гамәлгә кую турындагы карары бюджет өлкәсендә эшләүчеләргә генә түгел, Татарстанның барлык категориягә керүче яшь гаиләләренә социалҗ программа буенча фатир сатып алу мөмкинлеге бирәчәк.
Социал ипотеканың "Яшь гаилә" республика программасында 18-35 яшьлек ир белән хатын рәсми теркәлгән гаилә буларак катнаша ала, аларның берсе 36 яшьтән яшьрәк булса (гаризаны ул тапшыра), программада катнаша ала. Программада тулы булмаган гаиләләр дә катнаша ала - ялгыз яшәүченең тәрбиядә баласы булган очракта.
Болардан тыш, социаль ипотека килешүе гамәлдә булган вакытта һәр туган бала өчен дәүләт фатир бәясенннән 200 мең сум акчаны исәптән чыгара.
Татарстан Республикасы Дәүләт торак фонды программаның операторы булып тора. ТР ДТФ "Яшь гаилә" социаль ипотека программасында катнашуга учетка басу өчен гариза бирүче теркәлгән башкарма комитетка мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Тулырак мәгълүмат:
https://pravo.tatarstan.ru/npa_kabmin/post/?npa_id=605171
https://gilfondrt.ru/sotrudnichestvo/uchastnikam/