Минзәлә районында урып-җыю дәвам итә

2020 елның 27 июле, дүшәмбе

Районыбыз басуларында урып-җыю темпы көчәеп бара. 

Игенче –механизаторлар аяз, матур көннәрнең һәр сәгатен нәтиҗәле файдаланырга омтылалар.Әлегә 4 хуҗалык кына игеннәрне суктыруга кереште. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең оператив мәгълүматларыннан күренгәнчә барлыгы 3111 тонна ашлык суктырып алынган.  Кичә “Мензелинские зори” игенчеләре кичә 9 гектарда көзге бодай суктырдылар, гектар төшеме уртача 64,4 центнер тәшкил итә.  Район буенча бер гектардан чыккан уртача уңыш- 44,9 центнер. “Калморза” хуҗалыгы 150 гектарда борчак суктырып алды, һәр гектардан уртача 41,8 центнер уңыш чыга. Районыбыз кырларында 18 комбайн эшли. Көзге культуралар өчен  җир әзерләү дәвам итә, бу эш 7000 гектардан артык башкарылган. 
Тулырак: http://menzela.ru/news/ken-temasyi/minzl-rayonynda-urak-dvam-it

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International