Сорауларга Минзәлә районында Клиентлар хезмәте җитәкчесе Алсу Ганиева җавап бирә:
- Мин ата-анасы хокукларыннан мәхрүм ителгән 14 яшьлек баланың опекуны булып торам. 10 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү алуга хокукым бармы?
- Әйе, Сезнең андый хокукыгыз бар.
Павел, Минзәлә шәһәре:
- Әйтегез әле, 80 яшьтән өлкән пенсионерны караган кеше өлкән кешене тәрбияләүдән тыш башка бер кайда да эшләргә тиеш түгелме?
- Әйе. 80 яшьтән өлкән пенсионерны караучы беркайда да эшләргә тиеш түгел.