РПФ хәбәр итә

2020 елның 27 июле, дүшәмбе

Сорауларга Минзәлә районында Клиентлар хезмәте Җитәкчесе Алсу Ганиева җавап бирә

Юрий, Минзәлә шәһәре:

- Мин яшәү урынымны үзгәрттем. Айлык акчалата түләүләр миңа кайчан киләчәк?

- Яшәү урыны үзгәргәндә пенсия һәм башка түләүләр алучыларга акча 22 числода китерелә.  

Әгәр 22 число бәйрәм якиял көненә туры килә икән, АЛДАГЫ ЭШ КӨНЕНДӘ КИТЕРЕЛӘ.

Сергей Петрович, Минзәлә шәһәре:

- Мин 1960 елның 30 маенда туганмын. Хәрби хезмәт белән бергә стаж 42 ел тәшкил итә. ике ел хезмәт иттем. Стажым 42 ел булганлыктан, пенсиягә 60 яшьтә чыгармын дип уйлаган идем, әмма миңа армия хезмәте керми. диделәр. Пенсия фонды хаклымы? 

- Әйе, Сезгә барысын да дөре аңлатканнар. Иминият стажын исәпләгәндә, озын эш стажы өчен пенсиягә алдын чыгуга хокук билгеләгәндә чакырылыш буенча хәрби хезмәт узган чор иминият стажына кертелми.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International