Бүген Минзәлә районында яшәүче Билалова Флюра Миңнегәрәй кызы юбилеен билгеләп үтә.
Флюра Миңнегәрәй кызы дәвек авылында туган. 11 яшеннән колхозда эшли башлаган, фермада сыерлар сауган. 1955 елда кияүгә чыга. Бөтен хезмәт юлын сыер савучы булып эшләп, туган колхозына багышлый. Фюраның рәхмәт хатлары күп. Тормыш иптәше белән 4 бала үстерәләр.
Бүген ул 6 оныгы һәм 6 оныкчыгы игътибарын тоеп гомер итә. Аларның гаилә җылысы яшәргә көч бирә, һәр мизгелгә куанып яши юбиляр.
Хөрмәтле Флюра Миңнегәрәй кызы!
Туган көнегез уңаеннан эчкерсез котлауларны кабул итеп алыгыз. Сәламәтлек, күңел тынычлыгы. шатлыкларның күп булуын телим.
Хөрмәт белән, Минзәлә муниципаль районы башлыгы
А.Ф. Сәлахов