WILDBERRIES компаниясе маркетплейста үз бизнесыңны ачу турында сөйләячәк

2020 елның 2 июне, сишәмбе

ТР Икътисад министрлыгы e-commerce WILDBERRIES  базарының эре вәкиле белән берлектә татарстан эшмәкәрләре өчен «Welcome-тренинг:үз бизнесыңны Wildberries маркетплейсында ничек төзергә» өйрәтү вебинары әзерләде.

Икътисадта кризислы вәзгыять интернет сәүдәнең стабиль үсешенә стимул бирде. Соңгы 3 айда республика поставщиклары саны һәм  Wildberries онлайн-мәйданчыгында сату күләме 3 тапкырга артты.

Исегезгә төшерәбез, Wildberries – базарда 15 ел эшләүче Россиядә эре онлайн-ритейлер. Компания географиясе җиде илне берләштерә: Россия, Польша, Словакия, Беларусь, Казахстан, Кыргызстан һәм Әрмәнстан. 2019 елда Wildberries әйләнешн 88% ка үсте һәм 223,5 млрд сумга җитте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International