Казан табигатьне саклау прокуратурасы эчә торган суны җайга салучы законнарны аңлата

2020 елның 1 июне, дүшәмбе

Эчә торган чиста суга хокук турыдан-туры кешенең имин мохиткә хокукы белән бәйле.

Салкын су белән тәэмин итүнең үзәкләштерелгән һәм үзәкләштерелмәгән системаларын кулланып бирелә торган суның сыйфатына һәм куркынычсызлыгына таләпләр Россия Федерациясенең халыкны санитар-эпидемиологик иминлеген тәэмин итү өлкәсендәге кануннары белән билгеләнә.

Үзәкләштерелгән система кулланып салкын су белән тәэмин итче оешмалар эчә торган суның санитар-эпидемиологик кагыйдәләргә һәм нормативларга тәңгәл килүен тәэмин итәргә тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International