Татарстанда "Безнең фермер" уникаль мәйданчыгы ачылды. Мәйданчыкның концепциясе шунда ки. ул ваклап сатып алучыга да исәпләнгән, В2В форматында да эшләячәк.
Аның төп максаты - Татарстан фермерларына продукцияне сатуда ярдәм итү, ә кунакларга һәм шәһәр халкына - республиканың байлыкларын белергә, тәмле һәм кызыклы ризыкларны татып карау һәм сатып алу.
Болардан тыш, инвесторлар һәм ритейл һәм кунакханә-ресторан бизнесы вәкилләре биредә "хәлә" продукциясе ассортименты белән таныша, дегустацияли һәм барлык кирәкле мәгълүмат ала, сатып алуга шартнамә төзи ала. Киләчәктә мәйданчыкны рәсми һәм туристик делегацияләр маршрутына кертү планлаштырыла.