Электрон хезмәт кенәгәсеннән мәгълүматларны дистанцион рәвештә ничек алырга?

2020 елның 1 июне, дүшәмбе

Минзәлә районында Клиентлар хезмәте искә төшерә: закондагы үзгәрешләр нигезендә гражданнар үз хезмәт эшчәнлеге турында мәгълүматларны электрон файл формасында ала алалар.

Цифрлы хезмәт кенәгәсе эшләүчеләрнең үз хезмәт эшчәнлеге турында мәгълүматка даими һәм уңайлы керү мөмкинлеген тәэмин итә.

Электрон хезмәт кенәгәсендә чагылдырылган мәгълүматлар белән гражданнар РПФ сайтында шәхси кабинет аша яки дәүләт хезмтәләре порталында яки смартфоннар өчен махсус кушымта аша таныша ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International