Район башлыгы Айдар Сәлаховның Ураза бәйрәме белән котлавы.

2020 елның 23 мае, шимбә

Хөрмәтле минзәләлеләр!

Барлык мөселманнарны изге Рамазан ае тәмамлану һәм Ураза-бәйрәм килүе белән котлыйм!

Ураза бәйрәме – изге ураза тотуның мөһим кануннарын – рухи чистарыну, тынычлык ярату, игелеклелек, изге гамәлләр кылуны гәүдәләндерә. Бу кыйммәтләр барлык традицион дини конфессияләр вәкилләренә якын һәм аңлаешлы.

Алар дуслыкка һәм яңаны тудыруга, игелек кылуга һәм кеше хәленә керә белүгә, мохтаҗларга ярдәм итүгә этәрә, элек-электән тынычлык һәм үзара килешү нигезе булып тора.

Бу изге бәйрәм көнне һәр йортка һәм һәр гаиләгә җылылык һәм шатлык, игелек һәм иминлек иңүен телим.

Ураза бәйрәме күңелләребезгә тынычлык һәм үз көчебезгә ышану бүләк итсен. Тормыш юлыгыз изге эшләр һәм гамәлләр белән күмелсен.

Сезгә озак елларга җитәрлек сәламәтлек һәм бәхет, барлык кылган гамәлләрегездә уңышлар, тынычлык һәм иминлек телим!

 

Район башлыгы                              А.Ф.Сәлахов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International