Минзәлә районында яшәүче тыл ветераны Кирамова Зәйтүнә Кирам кызын 90 яшьлек юбилее белән котладылар.

2020 елның 18 мае, дүшәмбе

Бүген Минзәлә районында яшәүче тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Зәйтүнә Кирам кызы Минзәлә районы Тулбай авылында туа. Үз хезмәт юлын туган колхозына багышлый, фермада төрле эшләрдә хезмәт куя. Ул "1941-1945 елларда БВС фидакарь хезмәте өчен" медале, күпсанлы рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.

Әбинең 2 оныгы 4 оныкчыгы бар, алар килеп аның хәлен белә. Зәйтүнә Кирам кызы якыннарын үзе язган шигырьләре белән сөендерә.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International