10 сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган яңа түләү алуга гариза тутырганда СНИЛС үтмәү турында минзәләлеләрдән күп сораулар керә.
«Фамилия һәм исемнең язылышын төрлечә куеп карагыз (барысы да зур хәрефтән яки кечкенә хәрефтән) һәм исем һәм фамилиядән соң артык буш урын булмавын тикшерегез", - дип җавап бирде Клиентлар хезмәте җитәкчесе Алсу Гайниева.
Исегезгә төшерәбез, 3-15 яшькә кадәр балалы барлык гаиләләр һәр балага 10 мең сум күләмендә бер тапкыр түләү алачак.
.