Бөек Ватан сугышының 75 еллыгына багышланган "Хәтер бакчасы" Бөтенроссия акциясе кысаларында "Шатлык" балалар бакчасыннан ерак түгел Садак бистәсе территориясендә Хәтер скверына нигез салынды. Ватан каһарманнары һәм сакчылары истәлегенә 75 чыршы утыртылды.