Йөрәкләрне җырлар белән тулыландырыйк

2020 елның 12 мае, сишәмбе

2020 елның 10 маенда Минзәлә картлар һәм инвалидлар өчен интернат – йортында Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгына багышланган «Картлык-шатлык» Хәйрия фонды оештырган Онлайн-концерт күрсәтелде. Сугыш елларының ветераннарыбызга хөрмәт һәм хәтер таратучы җырлары бәйрәм онлайн-концерты һәрбер бүлмәләрдә, шулай ук вестибюльдә яңгырады. Шундый дулкынландыргыч һәм безнең барыбыз өчен дә кадерле бәйрәм-Җиңү көне яраткан көйләре һәм котлаулары белән узды. Геройларга хөрмәт күрсәтәчәкбез, аларның батырлыкларын искә төшерәчәкбез һәмяраткан артистларыбыз белән бергә Бөек Җиңү җырлары җырлыйбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International