"Җиңү бакчасы" акциясе - ул Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм тыл хезмәтчәннәрен искә алу. Бөек Ватан сугышы һәм анда җиңү-илебезнең даны һәм горурлыгы. Аның максаты –а гачлар утырту гына түгел, ә әйләнәтирәлеккә сак караш, үз иленең киләчәге өчен патриотизм һәм гражданлык җаваплылыгы, Бөек Ватан сугышы геройларының батырлыгына хөрмәт тәрбияләү дә. Минзәлә картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгына багышланган чыршылар утырту буенча чара узган. Чыршы утыртуда учреждение хезмәткәрләре һәм интернат-йортта яшәүчеләр катнашты. Утыртылган чыршылар ватандашларыбызның батырлыгы турында хәтер, без тыныч тормыш белән бурычлы кешеләр турында гомуми истәлек булачак. Үткәннең героик традицияләрен истә тоту мөһим бит.