Балалы гаиләләргә түләүләр

2020 елның 12 мае, сишәмбе

Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсе хәбәр итә: президент боерыгы нигезендә 3 яшькә кадәр балаларга апрель аеннан июнь аена кадәр бирелә торган 5 мең сум күләмендә айлык түләүгә хокук киңәйтелде.

Хәзер бу акчаларны ана капиталына хокукы булган гаиләләр генә түгел, ә 2017 елның 1 апреленнән 2020 елның 1 гыйнварына кадәр беренче бала тудырган яки уллыкка алган барлык гаиләләр дә ала алачак.

РПФ ТР буенча бүлекчәсе контакт-үзәге (843)279-27-27

Белешмәләр өчен телефон: 074, 88555507411 (мобиль)

Интернет-ресурслар www.pfrf.ru , sprrt.ru

        www.vk.com/club160732878/

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International